news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бүген Татарстанның ике район башлыгы үз вазифасыннан китә

Муниципаль районнарда совет сессияләре уза.

(Казан, 17 гыйнвар, “Татар-информ”). Бүген Татарстанның ике муниципаль районында – Питрәчтә һәм Балык Бистәсендә кадрлар алышынуы көтелә. Бу хакта “Татар-информ” га үз чыганакларыннан хәбәр иттеләр.

Үз постларын гамәлдәге район башлыклары калдырачак. 9.00 сәгатьтә 2013 елның сентябреннән Питрәч районын җитәкләп килгән Эдуард Дияров үз постын калдырачак.

11 сәгать 30 минутта 2013 елның октябреннән җирле советны җитәкләп килгән Балык Бистәсе районы башлыгы Илһам Вәлиев вазифасыннан китә.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot