news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бүген Татарстанның халык артисты Айдар Хафизовның 70 яшьлек юбилей кичәсе уза

Артистның Шәриф Хөсәеновның “Әни килде” спектаклендәге беренче ролен – Сәярне тамашачы бик җылы кабул итә

(Казан, 12 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Татарстанның халык артисты Айдар Хафизовның 70 яшьлек юбилей кичәсе уза.

Айдар Хафизов Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры труппасына 1970 елда Казан театр училищесын тәмамлаганнан соң килә.

Артистның Шәриф Хөсәеновның “Әни килде” спектаклендәге беренче ролен – Сәярне тамашачы бик җылы кабул итә. Шулай ук ул Азамат – «Китмәгез, тургайлар!» (А.Гыйләҗев), Салих – «Казан сөлгесе» (К.Тинчурин), Корсамат – “Ахырзаман” (Ч.Айтматов), Дерамо – “Болан патша” (К.Гоцци), Җиһангир хан – «Хуҗа Насретдин» (Н.Исәнбәт), Транио – «Тискәрегә авызлык» (У.Шекспир), Пеппино – «Гаугалы гаилә» (Эдуардо де Филиппо) , Кадыйрбирде – «Идегәй» (Ю.Сафиуллин), Ланфредини – «Моңлы бер җыр», Шәһит – «Хушыгыз», Газраил - «Әлдермештән Әлмәндәр» (Т.Миннуллин) һ.б. рольләре аша да халык мәхәббәтен яулап өлгерә.

2007 елның мартында татар театрының 100 еллык юбилее булып узды. Юбилей хөрмәтенә театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев беренче татар актрисасы С.Гыйззатуллина-Волжская хакында Н.Исәнбәтнең “Гөлҗамал” пьесасын сәхнәләштерде. Айдар Хафизов әлеге спектакльдә сәүдәгәр Ишмаев ролен башкарды. М.Гыйләҗев һәм Р.Хәмитнең “Курчак туе” спектакле соңгы елларның шаулы вакыйгаларыннан берсе булды. Спектакльнең уңышында Айдар Хафизов башкаруындагы Гайни бай роленең өлеше зур. Артистның соңгы вакытта уйнаган шактый күләмле роле – ул Кытай режиссеры Ма Джэньхон тарафыннан куелган Карло Гоцциның “Хан кызы Турандык” спектаклендәге Альтоум.

Айдар Хафизов 2004 елда, Казан дәүләт культура һәм сәнгать университетында актерлар курсы укытып чыгаруы белән, Татарстанның театр сәнгате үсешенә зур өлеш кертте.

Ул күп кенә республика күләмендә узучы иҗат кичәләре, юбилейлар, театральләшкән концертлар, данлыклы әдәбият һәм сәнгать әһелләрен искә алу кичәләрен куючы режиссер буларак та күпләргә яхшы таныш. Шуңа да Камал театрында узачак юбилей кичәсенә режиссерларын котларга төрле җыр, бию коллективлары киләчәк.

Шулай ук кичә программасында Камал театры спектакльләреннән өзекләр һәм дуслар, коллегалар тарафыннан котлаулар көтелә, дип хәбәр итәләр театрдан.

news_right_1
news_right_2
news_bot