news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Бүген Татарстанның Хөрмәтле казые Габделхак хәзрәт Саматов вафат булды
Ул мөселман җәмгыятендә шәригать өлкәсендәге тирән белемгә ия хәзрәт буларак билгеле, бик күп хезмәтләр авторы, ул үзенең вәгазьләре белән кешеләрне әсир иткән кеше
Скопировать ссылку
(Казан, 6 март, “Татар-информ”). Бүген, озакка сузылган авырудан соң, 79 нчы яшендә Россиянең күренекле мөселман эшлеклесе Габделхак хәзрәт Саматов вафат булды. Ул күп еллар дәвамында Татарстанның Баш казые вазифасын үтәде. 2006 елдан - республиканың Хөрмәтле казые.
Ул мөселман җәмгыятендә шәригать өлкәсендәге тирән белемгә ия хәзрәт буларак билгеле, бик күп хезмәтләр авторы, ул үзенең вәгазьләре белән кешеләрне әсир иткән кеше.
ТР Мөселманнары диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Габделхак хәзрәт Саматов 1930 елның 12 октябрендә Аксубай районының Иске Ибрай авылында туган. Балачактан ук дини гыйлемгә омтылган һәм 17 ел буе шофер булып эшләп, совет чорының танылган Ислам галиме Габделхак хәзрәт Садыйковтан дәресләр алган. Анда укуын тәмамлагач, Г. Саматов Бохарадагы “Мир-Араб” мәдрәсәсенә белем алырга киткән. Мәдрәсәне тәмамлагач, Татарстанның Әлмәт һәм Чистай шәһәрләрендә эшләгән, Ислам кабул итүнең 1000 еллыгы исемендәге мәдрәсәгә нигез салучыларның берсе булган.
Габделхак хәзрәт Саматов 1992 елда - Татарстанның баш мөхтәсибе, 1998 елда корылтайда республиканың Баш казые итеп сайлана һәм 2006 елга кадәр эшли.
ТР Мөселманнары диния нәзарәте Габделхак хәзрәт Саматовның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклаша, Аллаһы Тәгаләдән аның җанының тынычлык табуын, гөнаһларының гафу ителүен һәм үз халкы каршындагы барлык эшләре өчен җәннәт белән бүләкләнүен сорый.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot