news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

^Бүген Татарстанның Алексеевски районында узачак семинар-киңәшмәдә 2005 елда республика агросәнәгать комплексы эшчәнлегенә нәтиҗә ясалачак

^Бүген Татарстанның Алексеевски районында узачак семинар-киңәшмәдә 2005 елда республика агросәнәгать комплексы эшчәнлегенә нәтиҗә ясалачак

(Казан, 11 март, «Татар-информ»). Бу минутларда Алексеевки районының “Родина” күмәк хуҗалыгында ТР Президенты Минтимер Шәймиев катнашында “2005 елда Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы эше нәтиҗәләре һәм 2006 елга бурычлар” дигән республика семинар-киңәшмәсе ачылды.

Киңәшмә эшендә шулай ук ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, министрлык һәм ведомство җитәкчеләре, республика муниципаль район башлыклары катнаша.

Киңәшмәдә катнашучылар иң элек “Родина” күмәк хуҗалыгында җир эшләре башкаруда ресурслар саклаучы технологияләр кулланып авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау һәм техник хезмәт күрсәтүне оештыру белән танышачак. Алар шулай ук әлеге хуҗалыкта терлекчелек объектларында, ындыр табагында булачак.

Семинарның пленар өлеше Алексеевски бистәсенең район Мәдәният йортында узачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot