news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бүген Татарстанның 2010 ел бюджет проекты буенча парламент тыңлаулары уза

Закон проектының электрон тексты ТР Дәүләт Советы сайтында gossov@gossov.tatarstan.ru адресы буенча урнашкан

(Казан, 22 октябрь, “Татар-информ”). Бүген ТР Дәүләт Советында “2010 елга Татарстан Республикасы бюджеты турында” закон проекты буенча парламент тыңлаулары уза.

Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев 14 октябрьдә, ТР Конституциясе һәм ТР Бюджет кодексының 76, 94 нче статьялары нигезендә, ТР Дәүләт Советына “2010 елга Татарстан Республикасы бюджеты турында” һәм “2010 елга Татарстан Республикасы Мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында”гы ТР закон проектларын юллады.

Закон проекты нигезендә, республика бюджеты керемнәренең фаразланган гомуми күләме 66134549,1 мең сум, республика бюджеты чыгымнарының гомуми күләме 11948748,3 мең сумлык дефицит белән 78083297,4 мең сум тәшкил итә.

Закон проектының электрон тексты ТР Дәүләт Советы сайтында gossov@gossov.tatarstan.ru адресы буенча урнашкан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100