Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Бүген татарстанлы галәмгә очкан минутта Арча стадионында Җиһангирлар аллеясы ачылды
Ул беренче космонавт Юрий Гагаринның космоска очуына 55 тулуга һәм якташыбыз Сергей Рыжиковның беренче тапкыр галәмгә юл алуына багышланды.
(Арча, 19 октябрь, “Татар-информ”, “Арча хәбәрләре”, Гөлсинә Зәкиева). Бүген республикабыз тарихында зур вакыйга булды – татарстанлы Сергей Рыжиков галәмгә очты, дип хәбәр итә “Арча хәбәрләре” газетасы.
“Якташыбыз Бөгелмәдә туган, Нижневартовскида үскән һәм яшәгән. Шуңа Ханты–Мансийскилар аны, безнеке, дип бара. Әмма Сергей Рыжиков үзен Татарстанныкы, дип саный. Димәк, ул безнеке!” – ди “Җиһангирлар” инициатив төркеме җитәкчесе Хәлил Гайнетдинов.
Сергей Рыжиков бүген космоска көндезге 11 сәгать 5 минут 14 секундта очты. Нәкъ шушы вакытта Арчаның үзәк стадионында Җиһангирлар аллеясына нигез салынды. Ул беренче космонавт Юрий Гагаринның космоска очуына 55 тулуга һәм якташыбыз Сергей Рыжиковның беренче тапкыр галәмгә юл алуына багышланды.
“Мин Сергей Рыжиков белән 2013 елдан бирле таныш. Элемтәдә тордык. Бүген шушы минутларда аның хөрмәтенә аллея барлыкка килүе турында да хәбәрдар ул. Рәхмәтен җиткерде. Алла боерса, сезне сөендерербез, диде. Бүгенге чара турында аңа да хәбәр итәчәкбез”, – диде Хәлил Гайнетдинов.
Җиһангирлар аллеясына нигез салу тантаналы төстә башланып китте. Анда шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Касыймов, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Зиннур Сәгыйтов катнашты, хезмәт ветераны Әмир Шәяхмәтов та чакырылган иде.
Хәлил Гайнетдинов: “Космик корабль командиры Сергей Рыжиков белән бергә галәм киңлегенә бортинженер, Россия Герое Андрей Борисенко һәм Америка гражданы Роберт Шейн Кимброу да очты. “Союз–МС–02” 9 минут эчендә, без тантаналы чараны үткәргән арада, инде галәмдә булды һәм андагы безнең өч космонавт белән очрашты. Алар яңадан җиргә ярты елдан, 2017 елның март уртасында кайтачак”, – дип аңлатты.
Җиһангирлар аллеясына нигез салуда “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсе җитәкчелегендә Арча мәктәпләре укучылары, уку йортлары студентлары катнашты. Мондый чарада катнашуыбыз белән без чиксез горурланабыз, диде Арча педагогика көллиятенең волонтерлар хәрәкәте җитәкчесе Камилә Сафина.
“Безнең бу проектны кабул итеп алып, ярдәм кулы сузган өчен Рөстәм Касыймовка, Зиннур Сәгыйтовка, оештыруда булышлык күрсәткән “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Валентина Гаранинага һәм, әлбәттә, инициаторы Хәлил Гайнетдиновка, укучыларга, студентларга зур рәхмәт, – диде әлеге чараны оештыруда башлап йөрүче Социаль белем бирү академиясенең Арча филиалы җитәкчесе Руслан Галәветдинов. – Бу аллеяны тагын да киңәйтербез әле. Киләчәк буын үз геройларын белеп торсын!”
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз