news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бүген Татарстанда үзара салым буенча референдумда 9 мең кеше катнашыр дип көтелә

Бүген Чирмешән һәм Югары Ослан районнарында яшәүчеләр сайлау участокларына киләчәк.

Бүген Татарстанда үзара салым буенча референдумда 9 мең кеше катнашыр дип көтелә
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ», Ксения Перепеченова).  Бүген Татарстанның Чирмешән һәм Югары Ослан районнарында үзара салым буенча референдумнарда 15 участок сайлау комиссиясе эшләячәк, участокларга исә 9 меңнән артык сайлаучы килер дип көтелә. ТР Үзәк сайлау комиссиясендә «Татар-информ» агентлыгына шундый мәгълүмат бирделәр.

«17 ноябрьдә Татарстанда үзара салым кертү мәсьәләсе буенча ике җирле референдум узачак, анда 9 меңнән артык сайлаучы катнашыр дип көтелә», - дип хәбәр иттеләр ТР Үзәк сайлау комиссиясендә.

Югары Юслан районында узачак референдумда 4 меңнән артык, Чирмешән районында исә 8 меңнән артык кешене каршы алырга ниятлиләр.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot