Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бүген Татарстанда яңгыр явачак һәм 26 градус эссе булачак
Республикада алмашынучан болытлы һава торышы саклана.
(Казан, 6 июнь, «Татар-информ»). Якшәмбе көнне, 6 июньдә, Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Төнлә явым-төшемнәрсез, көндез урыны белән бераз яңгыр явачак.
Төнлә +5+ 10, көнбатыш районнарда +13 градус булачак. Ә көндез температура +26 градуска кадәр күтәреләчәк. Бу турыда Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Киләсе атна башында метеорология шартлары көнбатыш циклон йогынтысында була. Дүшәмбе көнне кыска вакытлы яңгыр явуы көтелә, яшенле яңгыр булырга мөмкин. Төнлә +9…+14, көндез +27 градус җылы була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз