news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бүген Татарстанда урыны белән юеш кар явачак

Көндез биш градуска кадәр җылытачак.

Бүген Татарстанда урыны белән юеш кар явачак
архив

(Казан, 18 март, "Татар-информ"). Бүген Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән юеш кар явачак. Бу турыда Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итте.

Аерым районнарда томан төшәчәк. Көньяк-көнчыгыштан талгын җил исә. Көндез республикада һава температурасы +5 градуска кадәр җылытачак. Казанда термометр баганалары +2..+4 градуска кадәр күтәреләчәк.

Юлларда бозлавык, дип кисәтә синоптиклар.

news_right_1
news_right_2
news_bot