news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бүген Татарстанда мөселман яшьләре фестивале башлана

Фестивальнең төп чаралары 22-27 июньдә Болгар шәһәрендә узачак

(Казан, 22 июнь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген Татарстанда Россия мөселманнары тормышындагы мөһим вакыйгаларның берсе булган IV мөселман яшьләре фестивале башлана. Фестивальнең төп чаралары 22-27 июньдә Болгар шәһәрендә узачак.

Иң беренче елны әлеге чара Татар яшьләре көннәре кысаларында теплоходта үткәрелгән булса, соңгы өч елда мөселман яшьләре өчен Болгар җирлеге фикер алышу, танышу-аралашу, элемтәләр урнаштыру урынына әйләнде, фестиваль мөстәкыйль чарага әйләнде.

Дүрт ел дәвамында фестивальнең географиясе киңәйде: быел яшьләрне, мәсәлән, Ханты-Манси автономияле округыннан, Красноярскидан, Әстерханнан, Санкт-Петербургтан да көтәләр. Мөселман яшьләренең фестиваль белән кызыксынуы да артты: баштагы елларны ул Идел буе төбәгеннән алтмышлап егет һәм кызны берләштерсә, быел исә Россиянең утыздан артык төбәгеннән 150ләп мөселманны көтәләр. Алар җыен барышында үз төбәкләрендә яшәүче мөселманнар тормышы турында фото һәм видео материаллар, мөселман яшьләре оешмаларының эшчәнлеге хакында видеороликлар тәкъдим итәчәк.

Фестивальнең программасы үз эченә төрле мәсьәләләр буенча фикер алышу, Россия мөселманнары өчен әһәмиятле мәсъәләләрне тикшерүгә юнәлтелгән “түгәрәк өстәл”ләр, лекцияләр, Ислам буенча конкурс һәм гамәли дәресләр; дин әһелләре белән очрашу-әңгәмәләр, төрле экскурсияләр оештыруны алган. Шулай ук мөселман яшьләре фестиваленең көндәлек газетасын чыгару; мөселман фильмнарын күрсәтү һәм башка чаралар каралган. Оештыручылар фикеренчә, мондый очрашулар мөселманнарга үзләрен бердәм өммәт итеп хис итәргә, үсеш перспективаларын тикшерергә мөмкинлек бирә.

Быел мөселман яшьләре фестивале ТР Министрлар Кабинеты карамагындагы Диннәр эшләре идарәсе, “Идел” яшьләре үзәге, ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, Татар федераль милли-мәдәни мохтарияте, ТР мөселманнары Диния нәзарәте белән берлектә оештырыла. Матди ярдәмне ел саен балаларның җәйге ялын оештыру программасы буенча ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, Мәскәү шәһәрендәге Ислам мәдәнияты, фәне һәм мәгарифенә булышлык фонды күрсәтә.

ТР Министрлар Кабинеты карамагындагы Диннәр эшләре идарәсе белгече Альберт Газиҗанов билгеләп үткәнчә, дүрт ел дәвамында фестивальнең үз традицияләре формалашкан, чараларда катнашучыларның билгеле бер составы барлыкка килгән. Мәсәлән, алдагы елларда Ислам динен тотучы егет-кызлар белән РИУ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин, Россия Ислам Университеты мөгаллимнәре Рөстәм Батров, Ибраһим Сабиров, мөфтинең беренче урынбасары Илдус Фәизов, ТДГПУ педагогы Мингол Галиев һәм башкалар аралашкан иде.

Быел исә чараларга Чувашия мөфтие, Россия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Әлбир Крганов, Мәскәүдәге “Солидарность” хәйрия фонды проектлары координаторы Баходир Гуламов, Колшәриф мәчете имамы Рөстәм хәзрәт Зиннуров, ТР Мөслимәләр берлеге рәисе Наилә ханым Зиһаншина, ТР мөфтие урынбасары Вәлиулла Якупов чакырылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100