news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бүген Татарстанда буран, бозлавык һәм юлларда кар көртләре булуы көтелә

Метеорологлар фаразы буенча, буран республикада иртәгә дә көтелә.

(Казан, 26 декабрь, “Татар-информ”, Елена Кривопатре). Бүген Татарстанда буран, бозлавык һәм юлларда кар көртләре блуы көтелә. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының кисәтү һәм ликвидация комиссиясе утырышында Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе җитәкчесе Сергей Захаров сөйләде.

“Бүген, 26 декабрьдә, Татарстанда кар, урыны белән сигез миллиметрга кадәр көчле кар явуы көтелә. Җил көньяк-көнчыгыштан, секундына 18 метрга кадәр, һава температурасы –6...–11 градус була. Юлларда бозлавык һәм кар көртләре булуы көтелә”, - диде Сергей Захаров.

Метеорологлар фаразлары буенча, буран республикада иртәгә дә көтелә. "Күз күреме начарлана, җил секундына 18 метрга кадәр булачак. Төнлә 13 градус, көндез -9 градус салкын, юлларда бозлавык һәм кар көртләре була", - дип хәбәр итә синоптиклар.

Кар яву 28 декабрьдә тукталачак, әмма анда һәм 29 декабрьдә дә томан күзаллана, диде Захаров.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100