news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бүген Татарстанда бозлавык, буран һәм -11 градуска кадәр салкын булуы көтелә

Республикада алмашынучан болытлы һава торышы булачак, көньяктан һәм көньяк-көнчыгыштан талгын җил исәчәк.

(Казан, 1 гыйнвар, «Татар-информ»). 2022 елның беренче көнендә Татарстанда җиңелчә буран чыгуы һәм җепшек кар явуы көтелә.

Республика Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы булачак, көньяктан һәм көньяк-көнчыгыштан талгын җил исәчәк.

Төнлә -11..-6 градус салкын булса, көндезге сәгатьләрдә һава температурасы -2 градустан да югары күтәрелмәячәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot