news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бүген Татарстанда бозлавык булуы көтелә

Татарстанда вакыты белән кар, урыны белән буран булуы фаразлана.

(Казан, 25 декабрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстанда көчле бозлавык көтелә. Бу хакта республика Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Татарстанда болытлы һава көтелә. Вакыты белән кар, урыны белән буран булачак. Җил көньяктан, төньяк-көнбатышка юнәлешен үзгәртүчән, талгын. Төнлә һава температурасы -5..-10º; көндез -2..-7º градус. Юлларда бозлавык.  

news_right_1
news_right_2
news_bot