news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бүген Татарстанда 31 градус җылы булуы көтелә

Республикада урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен булуы ихтимал.

Бүген Татарстанда 31 градус җылы булуы көтелә
Михаил Захаров

(Казан, 18 август, "Татар-информ"). Бүген Татарстанда 31 градус җылы һава булуы көтелә. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итте.

Республикада алмашынучан-болытлы һава торышы булачак. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен булуы ихтимал.

Көнчыгыштан һәм көньяк-көнчыгыштан салмак җил исәчәк, яшен вакытында җил тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк, диелә бу хәбәрдә. 

news_right_1
news_right_2
news_bot