news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бүген Татарстанда 30 градуска кадәр эссе булачак

Көндез республика буенча урыны белән бераз яңгыр яварга мөмкин.

Бүген Татарстанда 30 градуска кадәр эссе булачак
архив

(Казан, 25 июль, "Татар-информ"). Бүген Татарстанда эссе һава торышы көтелә. Көндез һава +25...+30 градуска кадәр җылыначак. Бу хакта ТР Гидрометцентр үзәге хәбәр итә.

Көндез республика буенча урыны белән бераз яңгыр яварга мөмкин. Төньяк-көнчыгыш һәм көнчыгыштан салмак җил булачак.

Якшәмбе көнне үк җылы һава торышына алмашка кинәт салкынаю көтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot