news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бүген Татарстанда 21 градуска кадәр җылыта

Республикада урыны белән яшенле яңгыр яварга мөмкин.

Бүген Татарстанда 21 градуска кадәр җылыта
архив/Михаил Захаров

(Казан, 23 май, «Татар-информ»). Бүген Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә. Урыны белән яшенле яңгыр яварга мөмкин. Көндез +21 градуска кадәр җылы булуы көтелә.  Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә

Көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил, яшен вакытында секундына 16 метр тизлек белән исәчәк. Минималь һава температурасы +10..+12 градус. Көндез - +19..+21 градус була. 

Иртәгә, 24 майда аязучан болытлы һава була. Төнлә һәм иртән яңгыр, урыны белән яшенле яңгыр явачак. Көндез явым-төшем юк. Җил төньяк-көнчыгыштан, көчәйгәндә секундына 15-17 метр тизлек белән исәчәк. Төнлә һава температурасы +7..+12 градус, ә көндез - +11..+16 градус булыр дип фаразлана.

25 майда аязучан болытлы һава торышы көтелә. Явым-төшем көтелми. Җил уртача тизлектә исәчәк. Төнлә һава температурасы 0..+5 градус, көндез  +13..+18 градус булачак. Урыны белән туфракта -2 градуска кадәр кырау көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100