news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бүген Татарстанда 18 градуска кадәр салкын булачак

Республиканың кайбер районнарында томан көтелә.

(Казан, 18 декабрь, “Татар-информ”). Бүген Татарстанда 18 градуска кадәр салкын булачак. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Республиканың кайбер районнарында томан көтелә. Көндез һәм төнлә 13 градус, аязганда 18 градуска кадәр салкын булачак. Юлларда бозлавык саклана.

news_right_1
news_right_2
news_bot