news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бүген Татарстанда 17 градуска кадәр җылыта

Явым-төшемсез, алмашынучан болытлы һава көтелә.

Бүген Татарстанда 17 градуска кадәр җылыта
архив/Султан Исхаков

(Казан, 10 апрель, "Татар-информ"). Бүген көндез Казанда термометр баганалары +13...+15 градуска кадәр күтәреләчәк. Республика буенча +12...+17 градуска кадәр җылы булачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Бүген явым-төшемсез, алмашынучан болытлы һава көтелә. Көньяк-көнчыгыштан җил булачак. Төнлә һәм иртән Татарстанда урыны белән томан булуы ихтимал.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100