news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бүген “Татарстан – яңа гасыр” каналында Кол Шәриф мәчетеннән Корбан гаете чаралары күрсәтелә

Татарстанның төп мәчетендәге бәйрәм чаралары 8 сәгать 10 минутта Коръән уку белән башлана

(Казан, 16 ноябрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген “Татарстан – яңа Гасыр” каналында Кол Шәриф мәчетеннән Корбан гаете чаралары турыдан-туры эфирда күрсәтелә.

Татарстанның төп мәчетендәге бәйрәм чаралары 8 сәгать 10 минутта Коръән уку белән башлана. Бәйрәм вәгазен Кол Шәриф мәчете имам-хатыйбы Рамиль хәзрәт Юныс сөйләячәк. Намаз да аның җитәкчелегендә кылыначак.

Ләйсирә Фазлыева һәм Татарстанның Голәмәләр Шурасы рәисе, Россия Ислам университеты проректоры Рөстәм Батыр Кол Шәриф мәчетеннән аңлатмалар биреп барачак.

Намаз белән төгәлләнгән бәйрәм чарасыннан соң мөселманнар корбан чалырга таралышачак. Корбанны өч көн дәвамында чалырга мөмкин.

“Татарстан – яңа гасыр” теле-радиокомпаниясенең PR белән шөгыльләнүче бүлегеннән хәбәр иткәнчә, трансляциянең режиссеры – Рифат хаҗи Йосыпов.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot