Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Бүген “Татарстан – яңа гасыр” каналы аша Ураза гаете турыдан-туры трансляцияләнә
Татарстан мәчетләрендә Ураза гаете хөрмәтенә багышланган гыйбадәт кылулар гадәттәгечә иртәнге намазны укудан башланып китә. Иртәнге намаз сәгать биштә укыла, Казанда кояш иртәнге сәгать алты тулып ике минутта чыга
(Казан, 9 сентябрь, “Татар-информ”). Бүген бөтендөнья мөселманнары, изге Рамазан ае тәмамлану уңаеннан, Ураза бәйрәмен билгеләп үтә. Мәчетләрдә Ураза гаете хөрмәтенә багышланган гыйбадәт кылулар гадәттәгечә иртәнге намазны укудан башланып китә. Иртәнге намаз сәгать биштә укыла, Казанда кояш иртәнге сәгать алты тулып ике минутта чыга.
Татарстанда имам-хатыйблар бәйрәм вәгазьләрен иртәнге сәгать алтыдан башларга тиеш. Бәйрәм чараларының төп вакыйгасы – бәйрәм намазын уку иртәнге җиденче яртыга билгеләнгән.
Ә Колшәриф мәчетендә чаралар бер сәгатькә соңгарак калачак. Чөнки “Татарстан –яңа гасыр” каналы аша Ураза гаете турыдан-туры трансляцияләнәчәк. Мөфтинең Колшәрифтәге бәйрәм вәгазен бөтен мөселманнар да күрсен өчен, вәгазь - иртәнге сәгать җидедә, бәйрәм намазы иртәнге сәгать сигезенче яртыда булачак.
Гает көнне иртән хәллерәк, акчалырак кешеләр фәкыйрьләргә һәм мохтажларга, ятимнәргә фитр сәдакасын өләшә. Гаилә башлыгы хатыны һәм балалары өчен дип иллешәр сум садака бирә. Шулай итеп, социаль тигезлек урнаштырыла. Зәкәт түләү мәсьәләсенә килгәндә, быел нисаб (зәкәт түли башлар өчен билгеле бер сумма) күләме 96 мең сум дип билгеләнгән. Бер ел куланылмый торган 96 мең сум акчаң булса, зәкәт итеп аның кырыктан бер өлешен, ягъни 2,5 процент түләргә кирәк. Әгәр мондый акчалар юк икән, түләү таләп ителми.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз