news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бүген Татарстан Президентының Матбугат хезмәте җитәкчесе Эдуард Хәйруллинның туган көне

Эдуард Хәйруллин Татарстан Республикасы Президентының Матбугат хезмәте җитәкчесе итеп 2015 елның декабрендә билгеләнде.

(Казан, 28 гыйнвар, “Татар-информ”). Эдуард Фәрит улы Хәйруллин 1969 елның 28 гыйнварында Казан шәһәрендә туа. 1993 елда В.И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетын тәмамлаган (социолог, иҗтимагый-сәяси фәннәр укытучысы).

1987 – 1989 елларда – Совет Армиясендә хезмәт итә.

1993 – 1995 елларда – "Эфир" ТРК яңалыклары корреспонденты һәм алып баручысы, "Беренче канал" корреспонденты.

1996 – 2006 елларда – "Общественное Российское телевидение" ачык акционерлык җәмгыяте Мәгълүмат программалары дирекциясенең төбәк корреспондент челтәрләре корреспонденты, корреспондентлар пункты мөдире.

2006 – 2007 елларда – Россия Федерациясе Президенты һәм Россия Федерациясе Хөкүмәте каршында Амур өлкәсе вәкиллеге җитәкчесе.

2008 – 2009 елларда Мәскәүдәге “Звезда” телеканалының "Служба новостей” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте шеф-мөхәррире һәм продюсеры.

2010 – 2015 елларда – Татарстан Республикасы Президенты Матбугат хезмәте җитәкчесе урынбасары.

2015 елның 21 декабре – Татарстан Республикасы Президенты Матбугат хезмәте җитәкчесе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100