Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Бүген Татарстан педагогларының “XXI гасыр укытучысы” Интернет киңәшмәсе эшен тәмамлый
Киңәшмәнең максаты – җәмәгатьчелекне яңа буын укытучылар тәрбияләү проблемалары турында ачыктан-ачык сөйләшүгә чакыру
(Казан, 16 октябрь, “Татар-информ”). Бүген Татарстан педагогларының “XXI гасыр укытучысы” дип исемләнгән дүртенче республика Интернет киңәшмәсе үз эшен тәмамлый. Киңәшмә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан http://edu.kzn.ru адресы буенча урнашкан белем бирү порталында 30 сентябрьдә башланган иде. Педсоветның максаты – җәмәгатьчелекне яңа буын укытучылар тәрбияләү проблемалары турында ачыктан-ачык сөйләшүгә чакыру.
Министрлыктан алынган мәгълүматларга караганда, Интернет киңәшмә 2006 елдан бирле үткәрелә. Быел фикер алышуга икенче буын дәүләт белем бирү стандартларын кертү шартларында укытучының профессиональ компетентлыгын үстерү, укытучы һөнәренең дәрәҗәсен күтәрү, белем бирү учреждениеләренә яшь белгечләрне тарту, укытучының мәгълүмати-аралашу юнәлешендәге компетентлыгын күтәрүдә педагогларның челтәр берләшмәләре роленә кагылышлы мәсьәләләр чыгарылды.
Интернет киңәшмә кысаларында инновацион материаллар бәйгесе узачак. Аларга бәяне ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, КДУның мәгълүмати технологияләр үзәге, ТР Мәгарифне үстерү институты, “ТИСБИ” идарә академиясе белгечләре куя.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз