news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бүген Татарстан парламентында ТР Иќтимагый яшьлђр палатасы утырышы узды

Хисаплардан аңлашылганча, күпчелек яшьләрне торак белән тәэмин ителеш мәсьәләсе борчый

(Казан, 10 декабрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген Татарстан парламентында ТР Дђњлђт Советы карамагындагы Иќтимагый яшьлђр палатасы утырышы узды. Утырышны Иҗтимагый яшьләр палатасы рәисе , ТР Дәүләт Советы депутаты Евгений Ефимов алып барды.

Палата рәисе Евгений Ефимов сүзләренчә, ТР Иҗтимагый палатасыннан дискуссияләр көтәләр, шуңа күрә аларның актив эшчәнлек алып барулары сорала.

Ярты ел эчендә ТР Иҗтимагый палатасы ниләр эшләгән, палата карамагындагы 6 комиссия рәисе шул хакта хисап тотты. Хисаплардан аңлашылганча, күпчелек яшьләрне торак белән тәэмин ителеш мәсьәләсе борчый. Һәр комиссия бу юнәлештә нидер эшләргә омтыла. Мәсәлән, социаль мәсьәләләр буенча комиссия торак программалары турында сайт эшләтеп җибәрергә җыена. ТР Иҗтимагый палатаның рәсми сайты да булачак дип көтелә.

Шулай ук урыннарда палата әгъзаларының шәхси кабул итүләрен оештыру тәҗрибәсе кызыклы булган. Алар “Бердәм Россия” партиясе лидеры В.Путинның Казандагы кабул итү бүлмәсе принцибы буенча эшли. Шул ук вакытта “Бердәм Россия” партиясе белән дә хезмәттәшлек итә.

Палатаның Хокук мәсьәләләре һәм төбәкара хезмәттәшлек комиссиясе, районнаргы чыгып, әхлаклылык проблемаларын күтәргән, хәзерге вакытта “Яшь юрист”, “Аек Татарстан – милләт сәламәтлеге” дигән программаларын тормышка ашыра. Мәгариф, мәдәният һәм патриотик тәрбия комиссиясе исә Бөек Ватан сугышында җиңүнең 65 еллыгын билгеләп үтү буенча план төзү белән мәшгуль. Алар шулай ук мәктәпләрдә Батырлык һәм изгелек дәресләрен оештырырга тәкъдим итә.

Утырышта шулай ук эш планына љстђмђлђр кертелде, палатаныћ символикасы расланды, Иќтимагый яшьлђр палатасы Регламентына џђм палата ђгъзасы Этика кодексына тљзђтмђлђр кертелде, “Яшь парламентарийлар мђктђбе” программасы проекты, 2009 елда студентларныћ хезмђт отрядларын формалаштыру џђм аларныћ мђшгульлеген тђэмин итњ буенча фикер алыштылар.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100