Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бүген Татарстан парламенты делегациясенең Санкт-Петербургка эшлекле сәфәре башлана
Сәфәр барышында ТР Дәүләт Советы һәм Санкт-Петербургның Закон чыгару Җыены арасында хезмәттәшлек турында килешүгә кул кую көтелә
(Казан, 21 июнь, “Татар-информ”). Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендәге парламент делегациясенең Санкт-Петербургка эшлекле сәфәре башлана.
Сәфәр барышында ТР Дәүләт Советы һәм Санкт-Петербургның Закон чыгару Җыены арасында хезмәттәшлек турында килешүгә кул кую көтелә.Бу -Татарстан парламентының башка төбәкләрнең закон чыгару органнары белән төзегән килешүләрнең егерме сигезенчесе.
Моннан тыш, сәфәр барышында Төньяк башкала парламентарийлары белән төбәкләрдә законнар эшләү буенча фикер алышу көтелә, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз