Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Бүген Татарстан Милли музеенда Эльмир Низамовның камера әсәрләрен ишетеп булачак
Иҗат кичәсе «Музыкаль пәнҗешәмбе» циклы кысаларында үткәрелә.
(Казан, 11 февраль, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Бүген Татарстан Милли музеенда Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор Эльмир Низамов белән очрашу була. Иҗат кичәсенә килүчеләр яшь композиторның камера әсәрләрен ишетә алачак.
Муса Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты Эльмир Низамов белән очрашу «Музыкаль пәнҗешәмбе» циклы кысаларында үткәрелә.
«Чара 16:00 сәгатьтә башлана. Музейга килүчеләр композитор белән шәхсән аралаша алачак. Иҗат кичәсендә шулай ук Татарстанның атказанган артисты Эльмира Кәлимуллина һәм башка музыкантларның катнашуы көтелә», — диде Татарстан Милли музее матбугат үзәге хезмәткәре Ленар Нәгыймов «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Аның сүзләренчә, «Музыкаль пәнҗешәмбе» очрашулар циклында Татарстанның бай классик һәм халык музыка мәдәнияте белән танышырга мөмкин.
«Кунаклар бүгенге көннең талантлы композиторлары, музыкантлар, башкаручылар һәм иҗат коллективлары белән очраша, аралаша алачак», — дип өстәде Ленар Нәгыймов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз