news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бүген Татарстан һәм Удмуртия кызлары матурлык бәйгесендә көч сынаша

Конкурс җиңүчесенә “Татар кызы-2018” исеме һәм бүләккә тун биреләчәк.

Бүген Татарстан һәм Удмуртия кызлары матурлык бәйгесендә көч сынаша
архив/ Михаил Захаров

(Ижевск, 30 март, «Татар-информ», Юлия Семенова). Бүген Ижевскида - Удмуртия дәүләт филармониясендә VII “Татар кызы-2018” республика конкурсының йомгаклау туры уздырыла. Бу хакта Удмуртиянең “Иман” Татар яшьләре берлегеннән әлеге бәйгене оештыручылар хәбәр итә.

Ижевскида “Татар кызы” финалында Удмуртиядән һәм Татарстаннан 16-25 яшьлек 8 кыз катнашачак. Алар татар телен һәм мәдәниятен белү дәрәҗәсен, иҗади сәләтләрен һәм үзләрен милли киемнәрдән күрсәтәчәк.

Конкурс җиңүчесенә “Татар кызы-2018” мактаулы исеме һәм бүләккә тун биреләчәк.

Тамашачылар Удмуртия һәм Татарстанның танылган һәм яшь музыкантлары, биючеләре чыгышларын карый алачак. Бәйрәмгә кунакка Бөтендөнья татар конгрессы һәм “Идел” яшьләр үзәге вәкилләре чакырулы.

Бәйгедә “Татар маркет” ярминкәдә милли ризыклар тәкъдим ителәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot