news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бүген Татарстан мәктәпләрен тәмамлаучы 25 233 укучы өчен соңгы кыңгырау чыңлаячак

Ә 27 майдан укучылар Бердәм дәүләт имтиханнарын бирә башлый

(Казан, 24 май, “Татар-информ”). Бүген – 24 майда Татарстан мәктәпләрен тәмамлаучы 25 233 укучы өчен соңгы кыңгырау чыңлаячак. Шул уңайдан республика уку йортларында тантаналар уза.

Ә 27 майдан укучылар Бердәм дәүләт имтиханнарын бирә башлый. Бу уку елында Бердәм дәүләт имтиханын 14 гомумбелем бирү предметы буенча тапшыралар.
27 май көнне егет-кызлар информатика һәм мәгълүмати-аралашу технологияләре, биология, рус әдәбияты буенча сынау тота. Гомумән алганда, бу көнне имтихан кабул итү пунктларына 6113 укучы киләчәк.
Рус теленнән – 26921, математикадан - 26215, рус әдәбиятыннан - 1130, физикадан - 5823, химиядән - 2296, биологиядән - 3505, географиядән - 359, тарихтан - 3678, җәмгыять белеменнән - 12008, чит телләрдән (инглиз теле - 1637, немец теле - 81, француз теле - 39), информатика һәм мәгълүмати-аралашу технологияләреннән (ИКТ) 1471 укучы имтихан бирергә тели, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы рәсми сайты.
Укучыларга шулай ук татар теле һәм татар әдәбиятыннан Бердәм республика имтиханы бирү мөмкинлеге дә тудырыла.
Теге-яки бу сәбәп белән имтиханнарны 27 май-15июнь көннәрендә тапшыра алмаучылар өчен 17-21 июньдә өстәмә көннәр дә каралган.

news_right_1
news_right_2
news_bot