news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бүген Татарстан һәм Алтай крае туризмны үстерү турында килеште

Очрашу Алтай краенда “Исәнме, Алтай!” мәгълүмати матбугат туры барышында узды.

(Алтай крае, 28 апрель, “Татар-информ”, Надежда Гордеева). Бүген В2В форматындагы эшлекле очрашуда Татарстан һәм Алтай крае туроператорлары үз төбәк мөмкинлекләрен тәкъдим итте һәм төбәкара хезмәттәшлек турында килешү булды. Очрашу Алтай краенда “Исәнме, Алтай!” мәгълүмати матбугат туры барышында узды.

Узган ел Алтай краена туристлар агымы биш процентка үсеп, 2 млн 150 кешене тәшкил иткән. Бу хакта Алтай краеның Тышкы элемтәләр, туризм һәм курорт эше буенча идарә җитәкчесе урынбасары Елена Евсюкова җиткерде.

Евсюкова сүзләренчә, ял төренең бер өлеше табигать һәйкәлләре белән бәйле экологик туризм булып тора. ”Болар төрле тыюлыклар, Кызыл китапка кергән җәнлекләр белән танышу мөмкинлеге. Җәяү, атта яисә елга буйлап йөзеп танышырга була”, - дип аңлатты ул.

Евсюкова фикеренчә, Алтай крае һәм Татарстан туристик планда бер-берсен тулыландыра ала. “Без чиста һава, искиткеч табигать белән сокландыра алабыз. Башкала белән, андагы медицина туризмы белән танышырга була. Эстетик медицина клиникалары, заманча методика, пластик хирургия – барысы да югары дәрәҗәдә”, – диде ул. Казан журналистлары белән әңгәмәдә Евсюкова Татарстан туроператорлары белән шушындый очрашуның беренче тапкыр узуын җиткерде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100