Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бүген Татарстан күләмендә “Питрау” бәйрәме була
Мамадыш районы Җөри авылы янындагы бәйрәмдә ТР Хөкүмәте башлыгы катнашуы көтелә
(Казан, 12 июль, “Татар-информ”). Бүген сәгать кичке 5тә Мамадыш районы Җөри авылында керәшеннәрнең республика күләмендә “Питрау” бәйрәме ат чабышы белән башлана. Бәйрәмдә берьюлы берничә мәйданчык эшләячәк: үзәк мәйдан, фольклор, этник сәхнәләр, яшьләр өчен эстрада, балалар һәм спорт мәйданчыклары, төрле ярышлар, суда уеннар оештырыла. Кунаклар өчен “Питау” музее, халык остаханәләре эшләячәк, милли ризыклардан авыз итәргә мөмкин була.
Керешеннәрнең иң зур бәйрәме саналган “Питрау” 12 июльдә, изге Петр һәм Павелны искә алу максатыннан, үткәрелә. Шушы көннән соң табигатьтә үзгәрешләр күренә башлый: шушы көн үзәгендә сайрар кошлар сайраудан туктый, күке кычкырмый башлый, җәй көзгә таба авыша...
“Питрау”да ТР Премьер-министры Илдар Халиковның да катнашуы көтелә. Мамадыш тарафына, “Питрау”ны ММЧда яктыртыр өчен, бүген сәгать 10да ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы яныннан республика журналистлары утырган автобус сәфәр чыкты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз