Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Бүген Татарстан Халыкара инвестиция компаниясен төзү турында документ имзаланды
Ул Россия белән гарәп илләренең уртак компаниясе булачак
(Казан, 26 март, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Республикада Татарстан Халыкара инвестиция компаниясе (ТМИК) төзеләчәк. Бүген шул хактагы килешү Хөкүмәт йортында ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның Ислам үсеш банкы төркеме президенты Әхмәд Мөхәммәд Али белән очрашуы вакытында имзаланды. Ул гарәп илләре белән Россиянең уртак компаниясе булачак. Халыкара инвестиция компаниясе төзелү Ислам конференциясе оешмасы белән Россия арасындагы мөнәсәбәтләр тарихында моңарчы тиңе булмаган вакыйга. Татарстанның яңа Президентының беренче эш көне, шул рәвешле, тарихи вакыйгадан башланып китте.
Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, Татарстан белән Ислам үсеш банкы арасындагы багланышлар инде шактыйдан дәвам итә. “Татарстан ислам, гарәп дөньясы белән багланышларны үстерү белән кызыксына. Алда республика икътисадын модернизацияләү белән бәйле зур бурыч тора. Шул шартларда икътисадка дөнья лидерларын җәлеп итү зарур”, - ди Президент. Ул моннан берничә ел элек Ислам үсеш банкының Казанда узган конференциясенең Татарстанга мөселман илләреннән күп кенә инвесторлар ачарга ярдәм итүен ассызыклады. Халыкара инвестиция компаниясе проекты уңышлы булсын, дигән теләктә калды республика башлыгы. Аның белдерүенчә, бу уртак компания Татарстан өчен дә, Россия өчен дә яңа мөмкинлекләр ачарга тиеш. “Ислам үсеш банкы белән хезмәттәшлек нигезен Татарстанның беренче Президенты салган иде. Алга таба да бу башлангыч дәвам иттерелеп, элемтәләр сакланып, тагын да югарырак дәрәҗәгә чыгарылачак”, - дип ышандырды ТР яңа президенты.
“Ислам үсеш банкы Татарстан белән хезмәттәшлекне бик уңышлы башлап җибәрде. Без инде аның “җимешләрен” дә күрә башладык”, - ди Ислам үсеш банкы төркеме президенты Әхмәд Мөхәммәд Али. Аның белдерүенчә, банк бүген эшчәнлеген партнерлык мөнәсәбәтләренә нигезләнеп алып бара. Әхмәд Мөхәммәд Али республика белән мөнәсәбәтләрне Хөкүмәт дәрәҗәсендә дә, шәхси сектор белән дә хезмәттәшлектә күрә. Аның белдерүенчә, банк, үз ягыннан бу хезмәттәшлекне үстерүгә зур көч куячак.
Ислам үсеш банкының шәхси инвестицияләр бүлеге җитәкчесе Хамед Әл-Абуди журналистлар белән очрашуы вакытында Татарстан Халыкара инвестиция компаниясе алдында торган бурычларга тукталды. Аның хәбәр итүенчә, компания тарафыннан гамәлгә ашырылачак берничә проект инде хәзер үк билгеләнгән. Шуның берсе - Казанда Россия Федерациясендәге хәләл продукция үзәген төзү белән бәйле. Икенчесе буенча, бездә күчемсез милек буенча аерым предприятие төзү күздә тотыла. Ул якын айларда теркәлү узачак. Шулай ук төбәктә эре бизнес-күргәзмә үзәген төзү нияте бар. “Бу уртак инвестиция компаниясе алга таба компанияләр төзүдә, проектларны этәрүдә двигатель ролен үтәячәк. Компания уртак хезмәттәшлек өчен Татарстан, Россия, чит ил инвесторларын чакырып кала”, -ди Әл -Абуди.
Хәзерге этапта потенциаль инвесторларга бу бизнеста катнашу буенча тәкъдимнәр әзерләп, үз презентацияләрен әзерләргә тәкъдим ителә. Татарстан халыкара инвестиция компаниясе эшчәнлегенең башлангыч этабында инвесторлар җәлеп итү, алар белән эшләүдә төп консультант вазифасын Линар Якубов җитәкләгән “Линова” компаниясе башкарачак. Тагын да конкретрак эшләнгән проектлар Ислам финанслары буенча халыкара саммитта яңгыратылып, конкрет килешүләр имзаланачак. Әлеге саммит агымдагы елның июнь ахырында Казанда узачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз