news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Бүген Татарстан хаҗиларының ахыргы төркеме Казанга кайтты
Татарстан хаҗиларының ахыргы, 36 кешедән төркеме Казанга бүген Мәскәү вакыты белән кичке сәгать 4 туларга 20 минутта кайтып җитте. Төркемне Ульяновск мәчете имамы, Корьән-хафиз Рөстәм хәзрәт Сафин җитәкләде
Скопировать ссылку
(Казан, 17 декабрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). “Казан” халыкара аэропорты көн саен диярлек Изге җирләрдән кайтучы хаҗиларны каршы ала. “Идел-хаҗ” төбәкара хаҗ мәркәзе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Татарстан хаҗиларының ахыргы, 36 кешедән төркеме Казанга бүген Мәскәү вакыты белән кичке сәгать 4 туларга 20 минутта кайтып җитте. Төркемне Ульяновск мәчете имамы, Корьән-хафиз Рөстәм хәзрәт Сафин җитәкләде.
Башка еллар белән чагыштырганда, быел хаҗ кылу йолалары тынычрак узды. ТР мөфтиенең Хаҗ һәм Гомрә буенча урынбасары, Татарстан хаҗ миссиясе җитәкчесе Аяз хәзрәт Мингалиев сүзләренчә, безнең хаҗилар су басудан зыян күрмәгән. Яңгыр булуга карамастан, барлык йолалар да гадәттән тыш хәлләрсез башкарылган. Барлык хаҗиларны вакцинацияләү файдага киткән. Алар, бик нык аруга карамастан, үзләрен яхшы хис итә, татарстанлылар арасында салкын тиеп яки грипп белән авыручылар юк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot