news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бүген Татарстан Дәүләт Советында федераль законнар проектлары каралды

Бүген Татарстан Дәүләт Советында федераль законнар проектлары каралды

(Казан, 29 май, “Татар-информ”, Чулпан Нәбиуллина). Бүген Татарстан Дәүләт Советында социаль сәясәт комитеты утырышы узды.

Көн тәртибендә 11 республика, 20гә якын федераль закон проекты каралды. Аерым алганда, «Татарстан Республикасында попечитель һәм опека органнары эшчәнлеген оештыру турындагы », «Физик культура һәм спорт турындагы», «2006 елга Татарстан Республикасы бюджеты үтәлеше турындагы», «2007 елга Татарстан Республикасы бюджеты турындагы» закон проектларына үзгәрешләр кертүне депутатлар беренче укылышта карады. «Тәрбиягә бала алган ата-аналарга хезмәт хакы күләме һәм шундый гаиләләргә тиешле ташламалар», «Гражданнарның сәламәтлеген саклау турындагы» закон проектлары икенче укылышта, ә «Хезмәт ветераны» исеме бирү тәртибе» турындагы закон проекты өченче укылышта каралды. Депутат Нәсимә Столярованың Дәүләт Советына керткән «Ветераннар турындагы» федераль законга үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турындагы тәкъдимен халык ышанычлылары хупламады.

«Татарстан Республикасында попечитель һәм опека органнары эшчәнлеген оештыру турындагы» закон проекты белән депутатларны Татарстанның мәгариф һәм фән министры урынбасары Данил Мостафин таныштырды. «Әлеге закон проекты кабул ителгән очракта өстәмә финанслар кирәк булачак. Чөнки бүгенге норматив буенча бездә 78 белгеч эшләсә, яңа норматив нигезендә бу өлкәдә 174 белгеч эшләргә тиеш була»,—ди министр урынбасары. «Тәрбиягә бала алган ата-аналарга хезмәт хакы күләме һәм шундый гаиләләргә тиешле ташламалар», турындагы закон проектында Татарстанда тәрбиягә бала алучыларга ай саен 2500 сум күләмендә хезмәт хакы каралган. «Ел башында мондый аналарга хезмәт хакы түләүне соңга калдыру очраклары булган иде. Хәзер инде бу мәсьәлә хәл ителде. Мәгариф һәм фән министрлыгы акча бирүнең башка төрле формасына күчте. Моның өчен документлар тутырганда килеп чыккан вакытлыча проблема иде ул. Хәзер акча пластик карточка аша күчерелә. Шунсын да әйтергә кирәк, ел башында шундый 50 бала гына гаиләгә алынган булса, хәзер инде андыйларның саны 1000гә якынлаша», - ди комитет рәисе Чыңгыз Мәхмүтов.

news_right_1
news_right_2
news_bot