news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бүген Татарстан Дәүләт Советы утырышы беренче тапкыр видеоэлемтә рәвешендә үткәрелә

Дәүләт Советы, яңа эш тәртибенә күчеп, эшчәнлеген дәвам итә. Массакүләм чаралар кичектерелә, депутатлар һәм Аппарат хезмәткәрләренең бер өлеше өйдән торып эшли. Гражданнарны кабул итү дә интернет аша гына алып барыла.

(Казан, 23 апрель, «Татар-информ»). Алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының тугызынчы утырышы бүген видеоэлемтә рәвешендә үткәреләчәк. Бу хакта карар 17 апрельдә парламент Президиумы утырышында кабул ителде. Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте шул турыда хәбәр итте.

«Парламент тарихында тәүге шундый эш тәҗрибәсе бу, — дип әйтте Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин. — Илнең кайбер төбәкләрендәге законнар чыгару җыеннары да, үз Регламентларына үзгәрешләр кертеп, шулайрак эшли».

Кайбер заллар электрон тавыш бирү системасы белән тәэмин ителмәгәнлектән, Дәүләт Советы Президиумы электрон системадан файдаланмыйча гына, ачык тавыш бирүне оештырырга тәкъдим итте. Шуңа күрә һәр залда хисап комиссиясе эшләячәк. Әлеге комиссия әгъзалары, һәркайсы үз мәйданчыгындагы тавышларны исәпләп, бу мәгълүматны хисап комиссиясе җитәкчесенә тапшырачак.

Тугызынчы утырышның көн тәртибенә 27 мәсьәлә кертелә. Депутатлар Татарстан башкарма хакимияте органнарының узган елдагы эшчәнлеге турында хисапны (Премьер-министр Алексей Песошин чыгышы) һәм мәдәният, сәламәтлек саклау, мәгариф, социаль хезмәт күрсәтү өлкәләрендәге оешмаларның эш сыйфатын бәйсез бәяләү нәтиҗәләре турында хисапны (Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева чыгышы) тыңлаячак.

Моннан тыш утырышның көн тәртибенә Хисап палатасының узган елдагы эшчәнлеге турында хисап кертелгән. Дәүләт Советы утырышында республиканың сигез законы проекты каралачак. Икенче укылышка сәнәгать сәясәте турында республиканың 6 һәм 11 статьяларына һәм җир асты байлыклары турында республика законына үзгәрешләр кертү хакында закон проектлары әзерләнгән.

Утырышта Дәүләт Советы Регламентына үзгәрешләр каралачак. Регламент «Дәүләт Советының югары әзерлек режимы, гадәттән тыш хәл режимы, чикләү чаралары (карантин), гадәттән тыш яки хәрби хәл чорында эш үзенчәлекләре» бүлеге белән тулыландырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100