news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бүген Татарстан Дәүләт Советы Президиумы утырышы уза

Көн тәртибенә дүрт сорау кертелгән.

(Казан, 15 июнь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Дәүләт Советы Президиумы утырышы уза. Утырыш 10.00 сәгатьтә башлана, дип җиткерә Дәүләт Советының матбугат хезмәте.
 
Президиум утырышының көн тәртибенә дүрт сорау кертелгән:
 
- Бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 29 нчы утырышына чакыру турында;
- Бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 29 нчы утырышына карауга кертеләчәк сораулар турында;
- Бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 29 нчы утырышына чакырылучылар турында;
- "Рөхсәт ителгән максималь авырлыгы 12 тоннандан артык булган транспорт чараларына автомобиль юлларына китергән зыян өчен түләүнең гамәлдән чыгарылуы сәбәпле, Россия Федерациясенең аерым канун актларына үзгәрешләр кертү турында"гы федераль канун проекты турында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100