Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Бүген Татарстан артистлары онлайн-концертта сугыш елларына багышланган җырлар башкара
Бүген #айдадомой онлайн-концертында Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариева, җырчы Альбина Кармышева һәм башка йолдызлар катнашыр дип көтелә.
(Казан, 9 май, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Бүген Татарстан артистлары өйдә изоляциядә утырган тамашачылар өчен сугыш еллары турындагы җырларын һәм шигырьләрен #айдадомой онлайн-концертлар марафонында яңгыратачак. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә татар эстрадасы җырчысы Альбина Кармышева хәбәр итте.
«Онлайн-концерт бүген 19.00 сәгатьтә „Татарстан Республикасы“ Ютуб каналында булачак. Концертта Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариева һәм башка танылган артистлар катнашачак», — дип сөйләде ул.
Альбина Кармышева онлайн-концертта «Торналар» җырын башкарачагын да әйтеп узды. «Аны татар шагыйре Ренат Харис тәрҗемә иткән иде һәм 5 ел элек татар телендә башкарып карарга тәкъдим итте. Шулай ук татар һәм рус җырлары да урын алачак, иҗатташ дустым Айгөл Бариева белән дуэт җырларга ниятлибез», — диде ул.
«Онлайн-концертларда чыгыш ясаганым бар, тәҗрибәм шактый. Әйтик, күптән түгел сүз остасы Әлфия Хәбибуллина белән туры эфир оештырган идек. Әлфия апа сугыш тематикасына бәйле шигырьләр укыды, мин җырлар башкардым. Тамашачылар мондый форматны бик ошатты», — диде җырчы.
Альбина Кармышева әлеге онлайн концертта катнашырга чакырганнары өчен рәхмәт белдерде. «Дәү әтием исән булса, минем белән горурланыр иде дип уйлыйм. Концерт онлайн булуга карамастан, дулкынланам, әзерләнгәндә күзләремә яшьләр килә. Бу чара якыннарыбыз һәм туганнарыбыз истәлегенә дә багышланыр», — дип сөйләде ул.
#айдадомой онлайн-концертлар сериясе кысаларында Салават Фәтхетдинов, Ришат Төхвәтуллин, Диләрә Ваһапова, Лэйна, Артур Шәмгунов, Илназ Сафиуллин, Фирдүс Тямаев, Сәйдә Мөхәммәтҗанова, Рәдиф Кашапов, Ильяс Гафаров, ИлСаф, Винера Ганиева, Нурзадә, «Ямьле» вокаль төркеме, Зәринә Вильданова, CheekLaWeek ансамбле, шулай ук StandUp Club Kazan, Yummy Music: Malsi Music, Ilgiz, K-Ru резидентлары чыгыш ясады инде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз