Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Бүген “Татар моңы” конкурсының гала-концертын “Татар-информ” онлайн күрсәтә
Гала-концерт “Пирамида” залында 18.00 сәгатьтә башлана.
(Казан, 28 ноябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Быел “Татар моңы-2017” IX Халыкара телевизион яшь башкаручылар конкурсы ике өстәмә премияне гамәлгә куйды – лаеклыларга Әлфия Авзалова һәм Хәния Фәрхи исемендәге премияләр тапшырылачак. Лауреатлар бүген конкурсның гала-концертында билгеле булачак. Гала-концерт “Пирамида” залында үткәрелә һәм ул бүген 18.00 сәгатьтә башлана.
Казаннан читтә яшәүче татарлар һәм төрле сәбәпләр белән концертка бара алмаучылар аны “Татар-информ” аша онлайн карый алачак.
Онлайн карау өчен сылтама - https://www.youtube.com/watch?v=K9jnOYfg-9M
Оештыручылар хәбәр итүенчә, “Татар моңы-2017” конкурсының гала-концертында катнашучылар татар спектакльләре һәм кинофильмнары аша халык арасында популярлашкан җырларны башкарачаклар.
Мәгълүмат өчен. “Татар моңы-2017” IX Халыкара телевизион яшь башкаручылар конкурсын гамәлгә куючылар Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм күрсәтү фонды, “Салават” эстрада театры, “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты.
Жюрины быел да Салават Фәтхетдинов җитәкли, аның урынбасары - Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәлахов. Жюри составында Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров, Казан дәүләт консерваториясе укытучысы Сәгыйть Хәбибуллин, Татарстанның халык артисты Кирам Сатиев, Наил Сәгъдиев, эстрада җырчылары Резеда Шәрәфиева һәм Зөлфия Шакирова бар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз