Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Бүген татар җәмәгатьчелеге - зыялылар, яшь иҗатчылар, укучы яшьләр Тукайны куенына алган җиргә баш иеп килде
Һәр елдагыча, Тукай каберен яд итеп, рухына дога укылды
(Казан, 15 апрель, “Татар-информ”). 15 апрель – Габдулла Тукайны (1886–1913) искә алу көнендә, һәр елдагыча, татар җәмәгатьчелеге - зыялылар, яшь иҗатчылар, студентлар шагыйрьнең Казанның Яңа Татар бистәсе зиратындагы каберенә чәчәкләр салырга, татарның бөек шагыйреның гасырлар буена милләт сакланышындагы роле, әсәрләренең бүген дә актуальлеге һәм үлемсезлеге, гади кеше буларак бәхетсезлеге һәм бүген дә өлге итеп куярлык куркусызлыгы-батырлыгы турында фикер алышырга, зыяратын яд итәргә килде.
Тукай кабере янында үткән җыенда КФУ профессоры, әдәбият галиме Хатыйп Миңнегулов, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан, язучылар һәм шагыйрьләр Ренат Харис, Әхәт Гаффар, Газинур Морат, Флера Тарханова, Галимҗан Гыйльман, Илфак Ибраһимов, Рәдиф Гаташ, Ленар Шәех, Альбина Әпсәләмова һ.б. мәртәбәле иҗатчылар, яшь каләм ияләре, укучылар катнашты. Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатлары һәм быелгы лауреатлары биредә шактый булганын билгеләп үтик. “Хәтер” мәчете имам-хатыйбы Харис хәзрәт Салихҗан, һәрвакыттагыча, Коръән аятьләре укып, Мөхәммәтгариф улы Габдулла хәзрәтләре рухына дога кылды. Тукайның кабер ташына, яз кояшында күзләрне камаштырып, кып-кызыл канәфер чәчәкләре салынды.
Габдулла Тукай - үзе исән чагында ук халык шагыйренә әверелгән сирәк әдипләребезнең берсе. Аның иҗаты төрле милләт вәкилләрен дулкынландыра, сокландыра, ә ул үткән кыска тормыш юлы исә тирән уйга сала. Тукайның “Туган тел” шигыренә халыкыбыз үзе көй чыгарып, милләтнең рәсми булмаган гимнына әверелдергәнен бөтен дөнья татарлары яхшы белә, аны көйли, әле дә рухи көч ала.
Татар әдәбиятын Г.Тукай иҗатыннан башка күз алдына китерү мөмкин түгелдер. Аңа татар әдәби теленә, милли шигъриятенә нигез салучы һәм классик стильне тудыручы итеп карыйлар. Тукай - үз иҗаты аша милли әдәбиятта яңа үрләр ачкан, бүгенге каләм ияләрен дә иҗатка рухландырып торган бәхетле шагыйрь. Фани дөньяда нибары 27 ел гына яшәп калуына карамастан, иҗаты бүген дә өйрәнелә, Тукай фәне галимнәрне җәлеп итә.
Габдулла Тукайның тууына быел 26 апрельдә 129 ел, вафатына бүген 102 ел була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз