news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Бүген татар җәмәгатьчелеге Мансур Хәсәнов белән хушлаша
Ул совет чорыннан алып шушы гасыр башына кадәр Татарстанның милли-мәдәни, гыйльми, иҗтимагый эшләрен алып баручы җитәкче буларак танылды
Скопировать ссылку
(Казан, 15 март, «Татар-информ»). Шимбә көнне Казанда 80 яшендә Татарстанның күренекле җәмәгать эшлеклесе, галим Мансур Хәсәнов вафат булды. Бүген сәгать унда “Казан” милли-мәдәни үзәгендә татар җәмәгатьчелеге мәрхүм белән хушлаша.
Ул совет чорыннан алып шушы гасыр башына кадәр Татарстанның милли-мәдәни, гыйльми, иҗтимагый эшләрен алып баручы җитәкче буларак танылды.
Үз эшчәнлеген Мансур Хәсәнов әле 50-нче елларда ук галим буларак башласа да, татар җәмәгатьчелегенә ул күбрәк оештыручы, югары хакимият кешесе, әле совет елларында ук татарның мәдәнияте өчен җаваплы баш түрә буларак билгеле. 1955 елда Казан университетын тәмамлаганнан соң ул фән эшендә 6 ел гына була, инде 1961 елда ук компартия өлкә комитетында эшли башлый – мәдәният һәм уку йортлары бүлекләрен җитәкли, гомумән идеология юнәлешен алып бара.
Соңрак аның бу өлкәдәге сәләтләре Татарстан хөкүмәтенә билгеләнгәч тә кулланыла – Мансур Хәсәнов 1971 елдан алып 1992-гә кадәр анда хөкүмәт җитәкчесенең иҗтимагый-мәдәни өлкәне караган урынбасары булып эшли. Татар мәдәнияте, мәгарифе, фәне 21 ел Хәсәнов карамагында булды дияргә мөмкин, бу өлкәләрдәге бар мөһим карарлар аның аша үтә иде.
Үзгәртеп кору башланып, рәсми Казан күбрәк мөстәкыйллек дауларга керешкәч, ул Татарстанның үз Фәннәр Академиясен төзү һәм Татар Энциклопедиясен язу эшен җитәкли.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot