news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бүген “Татар-информ” “Татар, башкорт – бер сәхнәдә” концертын онлайн күрсәтә

Концертны Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе оештыра.

(Казан, 3 июль, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы аша “Татар, башкорт - бер сәхнәдә” концертын онлайн карап булачак. Концертта Башкортстан Республикасын - Роберт Юлдашевның “Курайсы” ансамбле, Татарстан Республикасын Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Дәүләт фольклор ансамбле тәкъдим итә.

Концертны Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе оештыра. Башлана 18.00 сәгатьтә.

Онлайн карау өчен сылтама - https://tatar-inform.tatar/internet-tv/235/
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100