news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бүген «Татар-информ» бүләгенә шахмат буенча онлайн-турнир башлана

Ярышлар мәгълүмат агентлыгының 30 еллыгына багышланган.

Бүген «Татар-информ» бүләгенә  шахмат буенча онлайн-турнир башлана

(Казан, 19 апрель, «Татар-информ»). Бүген шахмат буенча онлайн-турнирның өченче раунды узачак. Аны «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы оештыра. Ярышта бу уенны яратучы һәркем катнаша ала.

Ярышлар Мәскәү вакыты белән 15.00 сәгатьтә онлайн-турнир Lichess платформасында уза. Катнашучылар өчен сылтама: https://lichess.org/tournament/jmCOXXgu.

Турнирда катнашу өчен кушымта куярга һәм теркәлергә кирәк. Ярышларда катнашу бушлай. Кушымта ПК, iOS һәм Android мобиль җайланмалары өчен мөмкин.

Турнир регламенты: партияләрдә һәр катнашучыга 7 минут вакыт биреләчәк. Турнир 2 сәгать дәвам итә. Очколар һәр уйналган партиядән соң кушымтаның үзендә автомат рәвештә барлыкка килә.

Һәр раунд йомгаклары буенча беренче өч урынны алган катнашучылар «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгыннан махсус бүләкләргә ия булачак. Бүләкләү үз-үзеңне изоляцияләү чоры тәмамланганнан соң мәгълүмат агентлыгы редакциясендә узачак.

Онлайн-турнирның икенче раундында 36 кеше катнашты, анда Әлмәттән 16 яшьлек шахматчы Тимур Зәкиев җиңде.

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100