Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Бүген татар халкының беренче хатын-кыз композиторы Сара Садыйкованың туган көне
3 ноябрь көнне Апас районында Сара Садыйкова музеенда аны искә алу кичәсе үтәчәк.
(Казан, 1 ноябрь, “Татар-информ”, Гөлүзә Гыймадиева). 1 ноябрь татар халкының беренче хатын-кыз композиторы Сара Садыйкованың туган көне. Бүген Казан шәһәрендә Сара Садыйкова һәйкәленә чәчәк кую тантанасы булган. 3 ноябрь көнне Сара Садыйкованың Апас районында урнашкан музеенда “Сагыналар сине якын дуслар” кичәсе узачак. Бу хакта Апас районының “Туган якны өйрәнү" музее җитәкчесе Рәмис Ногманов хәбәр итте.
“Сара апаның музеена нигез салучы мәдәният хезмәткәре Мотыйгуллин дигән кеше булды. 1992 елда музейны ачкан чагында Мәхмүт Хөсәен үзе дә килде. Аны ул вакытта оештырылган Сара Садыйкованың фонды безгә зур ярдәм күрсәтте. Бу музейга бик яратып йөргән кешеләрнең берсе, Сара апаның иҗатташ дусты Гөлшат Зәйнашева иде. Без Сара апаның иҗатташлары белән мөнәсәбәтләрне дистәрчә еллар саклый киләбез. Сара апаны искә алмаган ел юк”, - диде Рәмис Ногманов.
Музей җитәкчесе соңгы вакытта яшь артистларның да күңелләре берникадәр икенчерәктер дип билгеләде, ләкин олыраклар музей үткәргән чараларга ел да килә дип аңлатты. “Сара апаның 1сендә туган көне булса, я 3се, 5 се шулай сәнгать осталары кайта иде. Алар арасында Илһам Шакиров, Зөһрә Сәхәбиева, Ания Туишова, бертуган Әхмәтовлар бар. Саный китсәң, бик күпләр инде”, - диде Рәмис Ногманов.
Шулай музей 2005 елга кадәр матур гына эшләп килгән, әмма шул елда районның җитәкчесе алмашынган һәм ул музейны киңәйтергә тәкъдим керткән. 2006 елның 11 декабрендә Сара Садыйкованың музее яңа бинада ачылган. “Ул вакытта без Сара апаның тууына 100 ел тулуны билгеләп үттек. Музей хәзерге көнгә кадәр аерым бинада матур гына итеп эшләп килә. Биредә барысы 1600 экспонат саклана. Шуларның 200 Сара апаның шәхси әйберләре. Анда аның бала чагыннан алып төшерелгән фотографияләр, әти-әнисе Бибигайшә һәм Мөхәммәтгариф, кызы Әлфия Айдарская, Сара Садыйкованың иҗатташ дуслары турында белешмәләр, фотосурәтләрнең төп нөсхәләре, композиторның бизәнү әйберләре, концертка йөри торган чемоданы, кызы бүләк иткән пианиносы, келәмнәре, сәгатьләре, рәссамнарның аңа багышлап ясалган рәсемнәре, саклана.
“Мин үзем Апас "Туган якны өйрәнү музее" директоры. Безнең үзебезнең дә Сара апага багышланган витрина бар. Биредә Сара апаның уникаль өч әйбере саклана. Аның берсе Сара Садыйкованың бюсты. Без аны Казан шәһәрендә куярга тәкъдим иткән идек, ни кызганыч, аны алмадылар. Икенчесе 1972 елда Сара апаның үз кулы белән җитәкчеләргә язган хаты. Өченче әйбер Сара апаның сәхнәдә киеп йөргән калфагы”, - диде Рәмис Ногманов.
Бүген Апас районының “Туган якны өйрәнү музее”нда “Дөнья матур, дөнья киң” дигән очрашу булган. Яшьләр, балалар, утызлап кеше – музейга сыйган кадәр дәрәҗәдәге кешеләр аның турында фильм караган. Алар Сара Садыйкованың җырларын искә төшергән, элек язган хатларыннан өзекләр укыган. “Аннары иң әһәмиятлесе – ул бит бик байлык белән яшәмәгән – ул батоннарны юка-юка телемләп кисеп, сөткә манып, йомырка белән кыздыра торган булган. Аны артистларның күбесе, Мирсәет Сөнгатуллин да бүген “Сара апаның коймагы” дип, искә алды. Без Сара апаның коймагын ашап, бик хозурландык”, - диде Рәмис Ногманов.
Өчесе көнне Сара Садыйкованың үз музеенда тамаша да булачак. “Сагыналар сине якын дуслар” дип аталган торган очрашуга, Сара Садыйкованың кызы Әлфия Айдарская кайтачак. Биредә композиторның җырларыннан торган концерт программасы тәкъдим ителәчәк. Чара сәгать унда Сара Садыйкованың Апаста булган бердәнбер бюстына чәчәкләр кую тантанасы белән башланачак.
Сара Садыйкова әнисе Бибигайшәнең туган авылы Тутайны гомер туе үз туган авылы дип йөрткән. “Сара Садыйкованың әнисе Казан шәһәренә китеп Мөхәммәтгариф дигән сәүдәгәргә тормышка чыккан. Сара апа Казанда дөньяга килгән. Әнисенең туган авылы Тутайны ул һәрвакыт туган авылым дип сөйли торган иде. Һәр ел саен я концерт программасы, я ял итәргә шунда кайта иде. Хисләргә бирелү өчен басуларга кереп китә торган иде. Монда аның су ала торган коесы бар иде. "Менә миңа илһам бирә торган чишмә шушы", - дип әйтә торган булган. Кызганычка каршы, ул кое хәзер ишелде. Сара апаның Тутай авылы янында коенган күлен хәзер аның исеме белән Сара күле дип йөртәләр. Авылның өлкәннәре аның “р”, “б” авазларын ачык итеп сөйләшкәнен, кызу хәрәкәтләрен һаман да искә ала”, - диде Рәмис Ногманов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз