news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бүген Татар федераль милли-мәдәни автономиясе советының яңа составы сайланачак

Әлеге минутларда Мәдәният министрлыгында IX хисап-сайлау конференциясе уза.

Бүген Татар федераль милли-мәдәни автономиясе советының яңа составы сайланачак
Рамиль Гали

(Казан, 15 март, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бүген Татарстан Мәдәният министрлыгы бинасында Татар федераль милли-мәдәни автономиясе советының IX хисап-сайлау конференциясе ачылды. Чарада советның яңа составы сайланачак.

Хисап-сайлау конференциясе һәр дүрт ел саен уздырыла. Чараның көн үзәгендә 2015-2018 еллар эшчәнлегенә йомгак ясау, оешма уставына үзгәрешләр кертү, автономия советының яңа составын сайлау, оешма үсеше мәсьәләләре буенча фикер алышу һәм башка сораулар бар.

Утырышта ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән сәламләде. "Татарларның федераль милли-мәдәни мохтарияте - әһәмиятле гражданнар җәмгыяте институты. Узган ел ноябрьдә оешма төзелүенә 20 ел тулу вакыйгасын зурлап билгеләп үтте", - диде ул.

Әсгать Сәфәров урыннарда автономияләрнең татарларны мәдәни тормышта актив катнаштыручы үзәкләр булып җитешкәнен әйтте. Мәдәниятне саклап калу үстерү юнәлешендә зур эшләр башкарылганын әйтте. Моның өчен олы ихтирамын һәм рәхмәтен җиткерде.

"Республикада Россия Федерациясе төбәкләрендә яшәүче татарларга күптөрле ярдәм чаралары күрелә. Махсус дәүләт программасы да кабул ителде", - ди Әсгать Сәфәров. Ул илнең төрле төбәкләрендә зур чаралар уздырылуын искәртте. Татар авыллары эшмәкәрләре, туган якны өйрәнүчеләр, татар хатын-кызлары, татар яшьләренең бөтендөнья форумнары уздырылуын әйтте.

  • Конференциядә Россиянең 37 төбәге һәм 2 җирле милли-мәдәни автономияләре делегатлары, барлыгы сиксәннән артык оешма җитәкчеләре һәм активистлары катнаша. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100