news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бүген Татар дәүләт филармониясендә Айрат Арслановны искә алу кичәсе була

Агымдагы елның 10 апрелендә Айрат Арслановка 85 яшь тулган булыр иде

(Казан, 29 апрель, “Татар-информ”). Бүген Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә нәфис сүз остасы, эстрада режиссеры, ТАССР Һәм РСФСРның халык артисты, Г. Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе, радио һәм телевидение дикторы Айрат Арслановны искә алу кичәсе була.

Филармония һәм ТР Мәдәният министрлыгы көче белән оештырылган бәйрәм концертында А.Арслановның коллегалары, Г.Камал исемендәге театр артистлары, балалары, республиканың иң яхшы сөйләм осталары, Татар дәүләт фольклор музыкасы ансамбле катнаша. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Агымдагы елның 10 апрелендә Айрат Арслановка 85 яшь тулган булыр иде.

Айрат Арсланов 1928 елның 10 апрелендә Башкортстанның Бүздәк районы Ахун авылында туа. 1949 елда - ул Татар дәүләт театр училищесының актерлык бүлеген, 1967 елда А.В. Луначарский исемендәге Мәскәү театр сәнгать институтының актерлык факультетын тәмамлый. 1948 елдан - Татар радиосында диктор, 1956-61 елларда Татар академия театрында артист булып эшли. 1961-65 елларда Казан телевидение студиясендә актер һәм диктор, 1965 елдан - Татар дәүләт филармониясе эстрада артисты һәм 1985 елдан режиссеры булды.

Айрат Арсланов 2010 елның 23 апрелендә Казанда вафат булды.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot