Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Бүген танылган галим Хәмит Мөштәри яшәгән йорт диварына истәлек тактасы куелды
Бүген танылган галим Хәмит Мөштәри яшәгән йорт диварына истәлек тактасы куелды
(Казан, 30 июнь, “Татар-информ”, Рәсилә Кәримова). Бүген Казанның Мөшәтәри урамы 30 нчы йорт диварына күренекле галим-механик, профессор Хәмит Мөштәригә истәлек тактасы куелды. Тантанада Татарастан Фәннәр Академиясе президенты, академик Әхмәт Мазгаров, Механика һәм машина төзү институты директоры, Россия Фәннәр Академиясе әгъза мөхбире Дамир Гобәйдуллин, шулай ук Х.Мөштәринең кызы, якыннары, укучылары да бар иде.
Истәлек тактасы кую чарасын Д.Гобәйдуллин ачып җибәрде. Бирегә килүчеләргә ул галим һәм аның эшчәнлеге турында кыскача мәгълүмат бирде һәм киләчәктә әлеге урамда аның һәйкәле дә булсын иде дигән теләктә калды. ТФА президенты Әхмәт Мазгаров исә бу көнне күптән көтүләрен әйтеп узды һәм: “Моннан ун ел элек Фәннәр Академиясендә Хәмит Мөштәри исемендәге премия булдырылган иде. Ул өч елга бер тапкыр механика өлкәсендә ачыш ясаган галимнәргә бирелеп килә.
Галим исемен йөрткән урамда истәлек тактасы булдыру тагын да куанычлы хәл, чөнки Фәннәр Академиясе тарафыннан мондый чара беренче тапкыр гына үткәрелә”, - дип белдерде.
Әлеге чарада шулай ук галимнең кызы Земфира Мөштәри дә чыгыш ясады. Ул әтисенең фәнгә һәм республика үсешенә керткән өлеше хакында әйтеп узды. Галимнең туганы, шагыйрь Маннур Саттар һәм Ләлә Мөштәри дә абыйлары хакында җылы истәлекләр генә саклыйлар.
Хәмит Мозаффар улы Мөштәри 1900 елның 22 июлендә Оренбургта халык укытучысы гаиләсендә дөньяга килә. 1918 елда Казанның 2 нче санлы ирләр гимназиясен алтын медальгә тәмамлаган егет, Казан дәүләт университетының физика-математика факультетына укырга керә. 1920 елда исә аны Ташкентка күчерәләр. Анда ул укуын математика белгече буларак тәмамлый. Аннан соң, Х.Мөштәри Казанда Халык Мәгарифе Комиссариатында сәркатип вазифасын башкара, 1924 елның сентябреннән алып 1925 елга кадәр Мәскәүдә – РСФСР Халык Мәгарифе Комиссариатының Милли азчылыклар шурасы методисты булып тора.
1925 елда Х.Мөштәри – Мәскәү университеты аспиратны. 1929 елда ул МДУның физика-математика факультеты гыйльми советында кандидатлык диссертациясе яклый. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк: бу юнәлештә ул татарлар арасында беренчеләрдән булып гыйльми дәрәҗә ала.
1929 елдан галимнең фәнни һәм педагоглык эшчәнлеге Казан белән бәйле була. Озак еллар дәвамында ул биредә инженерларның коммуналь төзелеш институтында теоретик механика кафедрасы җитәкчесе булып тора. Соңрак исә Казан авиация институтының механика теориясе, сыгылмалылык теориясе һәм самолет төзелеше механикасы кафедраларында, шулай ук Казан химия-технология институтының теоретик механика кафедрасында эшли.
Фәнни хезмәтләрендә Х.Мөштәри нечкә тышчаларның сызыкчасыз теориясенә (нелинейная теория тонких оболочек) нигез сала. Моның нәтиҗәләре галимнең 1938 елда Мәскәүдә яклаган докторлык диссертациясендә чагылыш таба.
1946 елдан алып гомеренең соңгы көннәренә кадәр Х.Мөштәри Казандагы физика-техника институтында эшли, ягъни дүрнт дистә елга якын шушы фәнни үзәкне җитәкли. Шул дәвердә аның тарафыннан фән белгечләре әзерләнә; кандидатлык һәм докторлык диссертацияләре яклана. Кызганычка, 1981 елның 23 гыйнварында күренекле галим безнең арадан мәңгелеккә китеп бара.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз