Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бүген тантаналы төстә “Закон территориясе” республика конкурсы җиңүчеләрен бүләкләнде
Бүген тантаналы төстә “Закон территориясе” республика конкурсы җиңүчеләрен бүләкләнде
(Казан, 6 март, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Бүген Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының Мәдәният үзәгендә “Закон территориясе” республика конкурсына йомгак ясалды. Җиңүчеләрне Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов, Татарстан Прокуроры Кафил Әмиров, ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Марат Бариев, ТР Эчке эшләр министрының беренче урынбасары Ренат Тимерҗанов, Татарстан Мәгариф һәм фән министры урынбасары Данил Мостафин һәм башкалар котлады.
Узган елның октябрь аенда республика эчке эшләр министрлыгы, җәмәгатьчелек танылуын арттыруны, муниципаль берәмлек башлыкларын, предприятие һәм оешма, уку йортлары җитәкчеләрен, яшьләрне хокукый юнәлештә тәрбияләү һәм иҗтимагый тәртипне тәэмин итүгә өлеш кертү максатын күздә тоткан “Закон территориясе” республика конкурсын оештыру инициативасы белән чыкты. Әлеге бәйге Россиядә тәүге мәртәбә үткәрелә. Конкурс комиссиясенең рәисе – ТР ЭЭМ министры, милиция генерал-майоры Әсгать Сәфәров.
“Закон территориясе” конкурсы дүрт номинация буенча уздырылган. Беренче нәүбәттә Татарстан шәһәр һәм районнарында, аннан соң төбәк этапларында, җиңүчеләр катнашында республика күләмендә үткәрелгән конкурсның һәр номинациясенә җиңүгә дәгъва итү буенча, 50 дән артык эш тапшырылган.
Җиңүчеләрне муниципаль берәмлек территориясендә, предприятие, оешма, уку йортларында җинаятьчелек һәм хокукый тәртип торышы, җәмәгатьчелек тәртибе урнаштыруда катнашкан иҗтимагый оешмалар, халык дружиналары, хокук саклау иҗтимагый пунктлары эшчәнлеге һәм матди-техник җиһазланыш, матди-техник һәм социаль-көнкүреш тәэминат мәсьәләләре буенча эчке эшләр органнарына ярдәм күрсәтү, хокук саклау юнәлешендәге чаралар оештыру, балигъ булмаган балаларның сукбайлыгын профилактикалау эшчәнлегенә ярдәм итү критерийлары һәм башка күрсәткечләр буенча бәяләгәннәр.
Акчалата премияләрнең күләме беренче урын өчен – 50 мең, икенче урын өчен – 40 мең һәм өченче урынга – 30 мең сумны тәшкил итә.
“Муниципаль берәмлек территориясендә хокук сагын тәмин итүдә керткән өлеше өчен” номинациясендә беренче урынга Әлмәт муниципаль районы башлыгы Ришат Әбубәкеров, икенче урынга Чистай муниципаль районы башлыгы Вячеслав Козлов һәм өченче урынга Балтач муниципаль районы җитәкчесе Марат Зарипов лаек булган. Аларны Татарстанның беренче вице-премьеры Равил Моратов тәбрикләде. Әлмәт муниципаль берәмлеге тарафыннан 2002 елдан милиция участок уполномоченныйлары хезмәткәрләре карамагына 5 компьютер, 25 хезмәт автомобиле, 28 кәрәзле телефон, 8 торак йорт бүлеп бирелгән. 2006 елда 30 фатирлы торак йортта да милиция хезмәткәрләре өй туен уйнаган. Һәр ай саен һәр участковыйга 3 мең сум күләмендә өстәмә акчалата түләү гамәлгә ашырылып килә. Районда көн саен урамнарны патрульләштерүгә 150 ирекле вәкил чыга. Җәмәгатьчелек иминлеген тәэмин итү буенча 11 “Форпост” яшьләр отряды оештырылган.
“Хокук саклау эшчәнлегенә мөһим ярдәм” номинациясендә беренче, икенче һәм өченче урыннарны яулаган шәхесләрне Татарстан Прокуроры Кафил Әмиров бүләкләде. Түбән Кама шәһәренең “Түбән Кама Нефтехим” ААҖ генераль директоры Владимир Бусыгин беренче урынны яулаган. 2006 елда Түбән Каманың ДНД штабы әгъзалары 27 җинаятьнең зыян салуын туктатып кала алган, 687 хокук бозучы тоткарланган. Шәһәрдә булган 17 хокук саклау иҗтимагый пунктының 5 се - предприятие балансында исәпләнә. Пунтлар төзекләндерелгән, күрсәтмә агитация, компьютер һәм җиһазлар белән тәэмин ителгән. Матди-техник җиһазланыш турындагы килешү буенча предприятие тарафыннан ел саен эчке эшләр бүлегенә 10-20 миллион сумнан гыйбарәт булган ярдәм күрсәтелә. Икенче һәм өченче урыннар Әлмәт районы “Ямашнефть” нефть һәм газ табу идарәсе башлыгы Виктор Смыков һәм Буа районы “Татфондбанк” ААҖ каршында “Дружба” агрофирмасы директоры Азат Айзетулловка тәтеде.
Татарстан Мәгариф һәм фән министры урынбасары Данил Мостафин “Белем бирү учреждениеләре укучылары арасында хокук бозуларны профилактикалауга керткән мөһим өлеше” номинациясендә беренче урынга чыккан Түбән Кама шәһәренең 14 нче санлы лицее директоры Сәлимә Кәлимуллина, икенче урынны алган Казан шәһәре Киров районының 137 нче санлы гомум белем бирүче урта мәктәп директоры Тамара Воронова һәм өченч урынга чыккан Тукай районы Бәтке урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры Зөлфия Даутовага шулай ук акчалата премия һәм дипломнар тапшырды. “Үсеп килүче буынны тәрбияләүгә керткән өлеше, яшьләр һәм яшүсмерләрдә җәмгыятьнең хокукый нигезләренә хөрмәт уяткан өчен” исемле дүртенче номинациядә Яр Чаллы шәһәре иҗтимагый тәртип саклау буенча “Форпост” яшьләр формированиесе үзәге директоры урынбасары Алексей Тарабукинга тиңнәр табылмаган. Алексей Тарабукин “Форпост” яшьләр үзәге әгъзалары белән берлектә бәйрәм чараларында җәмәгатьчелек тәртибен саклауга юнәлдерелгән эшчәнлектә актив катнаша. Былтыр “Форпост” вәкилләре тарафыннан 3817 рейд үткәрелгән, шул исәптән, 442 сен шәһәр хакимияте уздырган, рейдлар барышында административ яктан хокук бозган 5530 кеше ачыкланган. Эчке эшләр органнарына 3310 балигъ булмаган бала тапшырылган, аларның 977 се – күзәтүчесез һәм тәрбиядән мәхрүм калган балалар, хокукыйлыкка каршы формированиеләрдә 205 кеше катнашкан. Рейдлар ярдәмендә 162 җинаять фаш ителгән, аларның 55 сен балигъ булмаган вәкилләр һәм 67 сен студентлар кылган. Икенче урын – Лениногорски шәһәренең 11 нче санлы гимназиянең социаль педагогы Любовь Җәмилова һәм өченче урын Казанның Мәскәү районы тәртипләре тайпылышлы булган балалар өчен социаль-тернәкләндерү үзәге директоры урынбасары Марина Ендальцевага бирелде.
Конкурс кысаларында шулай ук “Тәртип саклау буенча иң яхшы иҗтимагый пункт”, “Иң яхшы участок тәртип пункты”, “Татарстан Республикасының иң яхшы тәртип саклау иҗтимагый пункт башлыгы” билгеләнгән. “Тәртип саклау буенча иң яхшы иҗтимагый пункт” номинациясендә беренче урын Яр Чаллы шәһәре эчке эшләр идарәсенең Автозавод бүлегенең 26/18 нче санлы иҗтимагый тәртип терәк пункты, икенче урынны Казан шәһәре Яңа Савин районы эчке эшләр идарәсенең Чуйков урамы, 27 нче йорт адресы буенча урнашкан терәк пункты һәм өченче урынны Лениногорски шәһәре эчке эшләр бүлегенең 4 нче санлы терәк пункты яулаган.
“Иң яхшы участок тәртип пункты” номинациясендә җиңү байрагын кулга төшерүгә Чүпрәле районы Иске-Кәкерле авыл җирлеге милиция участок пункты, Кайбыч районы Зур Кайбыч авыл җирлеге участок пункты һәм Чирмешән районының Лашман авыл җирлеге милиция пункты ирешкән. “Татарстан Республикасы тәртип саклау иҗтимагый пункт башлыгы” номинациясендә премия хуҗасы булу бәхете Казан шәһәре Идел буе районы эчке эшләр идарәсенең Шаляпин урамы, 41а йорт адресы буенча гамәлдә торучы терәк пункты башлыгы Даниял Шәйхиевка, Бөгелмә шәһәре терәк пункты башлыгы Раушан Алтынбаевка һәм Түбән Каманың иҗтимагый терәк пункт җитәкчесе Александр Беловка елмайган.
Сүз уңаенан. Бәйге милиция участок уполномоченныйлары, иҗтимагый формирование эшчәнлеге нәтиҗәлелеген камилләштерүгә, оператив-хезмәт эшчәнлеге сыйфатын арттыруга, милициянең халык белән элемтәсен якынайтуга җитди мөмкинлек бирә. Конкурс республика бюджеты һәм максатчан кертемнәр хисабыннан финанслана. Тантаналы төстә җиңүчеләргә диплом һәм премияләрдән тыш, кыйммәтле бүләкләр дә тапшырылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз