news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бүген Төркиянең Истанбул каласында Татарстан сәнгате танытыла

ТӨРКСОЙ оешмасы тарафыннан оештырылган чарада Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллинның да булуы көтелә

 (Истанбул, 17 сентябрь, “Татар-информ” Рушания Алтай). Бүген кич Төркиянең тарихи каласы Истанбулда Татарстан һәм татар мәдәнияте эчтәлекле күргәзмә эшли башлый. Аны төрки милләтләрнең халыкара мәдәният оешмасы ТӨРКСОЙ Төркиянең милли сарайлар музейлары берлеге белән бергә үткәрә.

“Төрки дөнья фотоосталары объективында – Татарстан” дип аталган бу чараның ачылыш тантанасына оештыручы оешманың генераль сәркәтибе Дүсән Касәинов һәм Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллинның да катнашулары көтелә.

Күргәзмә Истанбулның иң атаклы тарихи һәм зиннәтле сарае Долмабаһчә сәнгать галереясында оештырыла. Анда иң күренекле төрки фотографларның сиксәнннән артык хезмәте урын алган. Фотокүргәзмә кысаларында Татарстан җөмһуриятенең декоратив-гамәли сәнгате дә тәкъдим ителә. Экспозициядә Әлфия Җәмилова, Илдус Гайнетдинов, Светлана Гарбузова, Марина Марьянич кебек танылган осталарның иҗат җимешләрен күреп хозурланырга мөмкин.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының ТӨРКСОЙдагы вәкиле галимә Лилия Саттарова әйтүенчә, анда күбрәк читек, кәвеш, чүәк, пано, мендәр тышы кебек күн эшләнмәләре куелачак. “2014 елда Казан – төрки дөнья мәдәнияте башкаласы” елы җәһәтеннән оештырылган бу чарага Төркия дәүләт эшлеклеләре, мәдәният хезмәткәрләре, төрки җөмһуриятләрнең Төркиядәге дипломатик корылыш вәкилләре чакырулы.
Күргәзмә 30 нчы сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Бүген аның ачылыш тантанасында Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы фольклор музыкасы ансамбле татар халкының җыр-бию сәнгатен танытачак.

Фото http://uzor.root-art.ru сайтыннан алынды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100