news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бүген Төркия парлеманты корылганга 100 ел тулды

Тарихи көнне Төркиядә яшәүче милләттәшләребез дә котлый.

Бүген Төркия парлеманты корылганга 100 ел тулды
Рушания Алтай

(Төркия, 23 апрель, «Татар-информ», Рушания Алтай). Бүген Төркия парламенты корылуына 100 ел тулды. Төрек дәүләтенең нигез ташы булган 23 апрельне Мостафа Кемаль Ататөрек 1927 елда балаларга багышлаган. Ул “Милли бәйсезлек һәм балалар бәйрәме” дип атала.

Тарихи көнне Төркиядә яшәүче милләттәшләребез дә билгеләп үтә. Искешәһәрдәге “Өздиләк” мәдәният мәркәзе фортепиано курсын җитәкләүче Әминә Айгистова укучы балалары белән бәйрәм өчен махсус җыр-моңлы тамаша әзерләп, видеокүренешләрен социаль челтәрләргә урнаштырган.

Анкарадагы милләттәшебез Һаләнур Агиш бу бәйрәм уңаеннан балконын байраклар һәм төрле бизәкләр белән бизәгән. Ул: “Мондый олуг датаны искә алу һәм аңа шаһит булу – зур бәхет. Күңелем горурлык хисе белән тулы”, - дип, балкон фотографиясен социаль челтәрендә уртаклашкан.

Измирдә яшәүче Мостафа һәм Мүгә Якал гаиләсенең балалары бу бәйрәмгә багышлап баннер эшләгәннәр һәм шигырь сөйләп, видеокүренешләрен социаль челтәрләргә куйганнар.

Тарихи көн, коронавирус сәбәпле, зур тантаналар белән искә алынмаса да, ил күләмендә төрле чаралар аша бәйрәм ителә. Төрек халкы йортларына, балкон-тәрәзәләренә дәүләт байраклары элгән. Җирле хакимият вәкилләре, халыкны һәм балаларны бәйрәм белән котлап йөри. Кайбер корылышлар парламентның 100 еллыгы өчен махсус рәсем, шигырь бәйгеләре игълан иткән. Балалар бу көнгә багышыланган төрле флешмобларга шигырьләр сөйләп, җырлар башкарып катнаштылар. 

Яңа Төркия дәүләте парламентында күренекле милләттәшләребез Йосыф Акчура, Садри Максуди Арсал да милләт вәкиле булып сайланганнар, Мостафа Кемаль Ататөрекнең сәясәт һәм мәдәният буенча киңәшчесе булганнар.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100