news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бүген төнлә Татарстанда 8 градуска кадәр суытачак

Республиканың төньяк-көнчыгышында түбән температура булуы көтелә

  (Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген төнлә Татарстанда 8 градуска кадәр суытачак.
Иртәгә республика территориясендә алмашынучан болытлы һава, явым-төшем көтелми. Төнлә температура 3-8 градус салкын тәшкил итәчәк. Республиканың төньяк-көнчыгышында түбән температура булуы көтелә. Көндез уртача температура 2 градус салкыннан 3 градуска кадәр җылы булуы көтелә.
Казанда алмашынучан болытлы һава, явым-төшем юк. Төнлә температура 3-6 градус салкын, көндез – 0-3 градус җылы, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

news_right_1
news_right_2
news_bot