news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бүген төнлә Татарстанда 6 градус җылы булачак

Синоптиклар бераз яңгыр һәм көчле җил турында кисәтә.

Бүген төнлә Татарстанда 6 градус җылы булачак
Михаил Захаров/архив

(Казан, 27 август, «Татар-информ»). Татарстанда төнлә 6-11 градус кына җылы булачак. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге кисәтә.

Көндез һава температурасы +10..+15 градуска кадәр күтәреләчәк. Республикада аязучан болытлы һава, яңгыр яварга мөмкин.

Төньяк-көнчыгыштан һәм төньяктан уртача тизлектә җил, әмма урыны белән җил секундына 16-21 метр тизлек белән исәргә мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot