news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бүген төнлә Россия кышкы вакытка күчә

Бүген төнлә Россия кышкы вакытка күчә

(Казан, 27 октябрь, “Татар-информ”). Бүгенге төн бер сәгатькә озынрак булачак: Россия кышкы вакытка күчә.

РФ территориясендә кышкы вакытка күчү октябрьнең соңгы якшәмбесендә 3.00дә сәгать телләрен бер сәгать артка күчерү юлы белән башкарыла. Шулай итеп, ил җиде ай буе җәйге сәгать белән яшәгәннән соң, нормаль булган “табигать” вакытына әйләнеп кайта.

Яз көне җәйге вакытка күчү системасыннан дөньяның 110нан артык илле файдалана. Сәгать телләре беренче тапкыр 1908 елда Бөекбританиядә күчерелгән булган, шуннан соң әлеге системаны күп кенә илләр үзләштергән. Россиядә беренче тапкыр җәйге вакытка күчү 1917 елда булган, ә 1981 елдан башлап даими эшли башлаган, дип хәбәр итә “Новости” РМА.

Җәйге вакыттан файдалану икътисади яктан файдалы, ә медицина күзлегеннән – зыянсыз дип санала. Россиядә җәйге вакытка күчү ел саен 2 миллиард киловатт-сәгать электр энергиясен һәм аны җитештерү өчен файдаланыла торган 1,5 миллион тонна күмерне янга калдырырга ярдәм итә.

Кайбер илләр җәйге һәм кышкы вакытка күчүдән баш тарткан, шул исәптән элеккеге Совет республикалары да. Япония, Кытай, Сингапур, Эстония, Үзбәкстан, Таҗикстан, Төрекмәнстан, Казакъстан, Грузия, Кыргызстан кебек илләрдә сәгать телләре күчерелми.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100